Яңалыклар
16 февраль 2022, 08:55

Яшьләр колагына

Эшкуар булам, дисәң...

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты яшьләр бизнес-проектларын үстерү буенча консультацияләрне дәвам итә. Аларда яшь эшкуарлар һәм социаль проектлар авторлары бизнес-идеяләрне үстерү буенча консультация алала. Ул атна саен “Яшьлек House” яшьләр киңлеге базасында оештырыла.

“Безнең ведомство нигезендә яшьләр эшкуарлыгын үстерү буенча эшче төркем эшли. Аның составына үз бизнесларын алып баручы тәҗрибәле эшкуарлар керә. Ә грант конкурсларында катнашырга теләүчеләр өчен безнең Яшьләр проект офисының ишекләре ачык”, – ди Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Яна Гайдук.

Февральдә 11 консультация үткәрелгән. Аларда эчке туризмны, җәмәгать туклануын, социаль эшкуарлыкны үстерү буенча юнәлешләр буенча фикер алышынган.

Проектлар буенча консультацияләрдә катнашу өчен ведомствоның  инстаграм-аккаунтында алдан язылырга кирәк: https://www.instagram.com/molodez102/.

Грант конкурсларында катнашу өчен Яшьләр проект офисына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Сораулар өчен телефон: 7 (347) 246-56-31.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас