Яңалыклар
16 февраль 2022, 15:31

Назаров Греков турында ни уйлый?

Греков Ханалиевның урынын алды. 

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Премьер-министр Андрей Назаров Сергей Грековны Башкортстанның РФ Президенты карамагында Тулы вәкаләтле вәкиле сыйфатында тәкъдим итте.

Аңа кадәр Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров Умарпаша Йосып улы Ханалиевны – Республиканың инвестиция эшчәнлеге буенча махсус вәкиле итеп, ә Сергей Николаевич Грековны Башкортстанның Тулы вәкаләтле вәкиле итеп тәгаенләде. Андрей Назаров сүзен нәкъ шушы карардан башлады.  

Умарпаша Йосып улы турында ул “аның тәҗрибәсе һәм эшлекле сыйфатлары яңа эштә кирәк булачак” дип әйтте.

Ә Сергей Греков хакында “бар хезмәтен һәм гомерен диярлек Башкортстанны үстерүгә бәйләде” дигән фикерен җиткерде. “Хәзер дә аның алдына зур бурычлар куела. Аларны хәл итү өчен депутатлар корпусы, властьның федераль һәм республика органнары, оешмалар, чит ил партнерлары белән тыгыз хезмәттәшлек булдырырга кирәк булачак”, – диде Назаров.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас