

Быел 1 марттан Башкортстан Башлыгы йөкләмәсе буенча төбәк юлларында стационар фотовидеофиксация комплекслары саны 1817 берәмлеккә җиткереләчәк. 2020 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда бу 79 процентка күбрәк. 1815 комплексның 1746сы – стационар, 63е – күчмә, 6сы – мобиль. Шуларның 330ы гына быел өстәлгән.
–Анализ күрсәтүенчә, бу – водительләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм тизлек режимын үтәргә мәҗбүр итүче иң нәтиҗәле чара. Узган елның августыннан камералар урнаштырылган урыннарда юл-транспорт һәлакәтләре саны – 4,1, аварияләр нәтиҗәсендәге үлемнәр дәрәҗәсе – 3,2, җәрәхәтләнүчеләр саны 6 процентка кимегән. Хөрмәтле хәрәкәттә катнашучылар, безнең өчен коткарылган һәр кеше гомере мөһим, – дип ассызыклады БРның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.
Чыганак: pravitelstvorb.ru