Яңалыклар
14 февраль 2022, 03:55

“Права”сыз калучылар игътибарына!

Уңай нәтиҗәләре була күрсен инде. 

ru.sputnik.kgru.sputnik.kg
Фото:ru.sputnik.kg

Быел март аеннан башлап исерек килеш водитель таныклыгыннан мәхрүм ителүчеләргә кабаттан “права”ларын кайтарыр өчен медицина белешмәсе алганда анализлар тапшырырга туры килмәгәе.

Бөтенрусия автомобилистлар җәмгыяте башлыгы Валерий Солдунов сүзләре буенча,  юл йөрү кагыйдәләрен тупас рәвештә бозмаучы гади водительләр өчен берни дә үзгәрмәячәк.

Әмма медкомиссиядә табиб кешедә хроник эчкечелек яисә наркотиклар куллану билгеләрен күреп-сизеп калса, аны анализлар тапшырырга озатырга мөмкин.

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы приказы буенча, март аеннан алып белешмәләрдә теге яисә бу медицина тикшерүе ни сәбәпле (водитель таныклыгын кайтару уңаеннанмы-юкмы) үткәрелүен күрсәтә башлаячаклар.

Чыганак: bashinform.ru 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас