Яңалыклар
14 февраль 2022, 05:13

Кемнәр иң югары хезмәт хакы ала?

Бу уңайдан Илсөя Бәдретдинованың "Булмый инде, булмагач..." җыры искә төшеп китте...

UfaTime.ruUfaTime.ru
Фото:UfaTime.ru

Башстат аналитиклары төбәктәге иң керемле хезмәт өлкәләрен атады. Исегезгә төшерәбез, 2021 елның  гыйнвар-ноябрь айларында республикадагы уртача эш хакы 40 628 сум тәшкил итте. 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда,  бу 7,8 процентка артыграк.

Рәсми статистикага ярашлы, иң күп хезмәт хакын кокс һәм нефть продуктлары җитештерү өлкәсендәгеләр ала. Андагы уртача хезмәт хакы 80 815 сумнан бәяләнә. Арытаба файдалы казылмалар чыгару өлкәсе килә, анда эшләүчеләр уртача   70 559 сум хезмәт хакы ала, химик матдәләр һәм химик продуктлар җитештерү өлкәсе  – 61 096 сум, фәнни һәм техник эшчәнлек өлкәсе – 57 963 сум, финанслар өлкәсендә хезмәт куючыларның уртача эш хакы 55 047 сум тәшкил итә.

Иң түбән хезмәт хакы алучылар дип мебель җитештерүчеләрне (16 032 сум),   тире эшләнмәләре (17 519 сум ) өлкәсендәгеләрне атаганнар.  Авыл хуҗалыгында да хәлләр әллә ни сөенерлек түгел, аларга  26 067 сум хезмәт хакы тәти.  

Югарыда саналган өлкәләргә карамыйбыз шул без.  Бу уңайдан Илсөя Бәдретдинованың "Булмый инде, булмагач..." җыры искә төшеп китте...

Чыганак: UfaTime.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас