

14 февраль — Изге Валентин көне, ягъни Гашыйклар бәйрәме. Бу көнне гадәттә туйлар билгеләнә, әмма соңгы елларда 14 февраль датасы популярлыгын югалта башлаган. Бүген, мәсәлән, 12 пар өйләнешәчәк. Бу хакта БРның Юстиция эшләре буенча дәүләт комитетында хәбәр итәләр.
“Быел Гашыйклар көне дүшәмбегә туры килде. Бәлки, бу ЗАГСларның эш көннәре графигына бәйле шулай туры килгәндер. Бүген нибары 16 ЗАГС бүлеге эшли”, – дип аңлаталар ведомствода.
Әйткәндәй, февральдә быел тагын бер дата көтелә. Ул да булса – 2022 елның 22 феврале. Сишәмбегә туры килгән бу көнне 322 пар чәчләрен чәчкә бәйләргә ниятли.
Чыганак: bashinform.ru