Яңалыклар
13 февраль 2022, 15:00

300дән артык кеше катнашкан

Афәрин!

Кичә, 12 февральдә,  «УбЕРем снег вместе!» акциясе үтте. Кар өмәсе  тротуарларны һәм башкаланың дәвалау учреждениеләре  территорияләрен  кардан чистартуга багышланган иде. Чара “Бердәм Русия” партиясенең шәһәр  бүлекчәсе һәм “Бердәм Русиянең Яшь Гвардиясе” төбәк бүлекчәсе әгъзалары  тарафыннан оештырылды.

Башкаланың социаль әһәмияткә ия 23 объектында, шул исәптә 12 медицина учреждениесендә 300дән артык кеше кар чистартуда катнашты. Кар өмәсенә Шәһәр Советы, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары, башкала, Уфа районнары хакимиятләре вәкилләре һәм башка битараф булмаган кешеләр катнашты.

“Бүген без социаль учреждениеләр объектларын яны территорияләрен кардан тазарту акциясендә катнашабыз. Әлеге вакытта Сипайлово бистәсендә Рыльский урамы, 10 санлы йорт адресы буенча урнашкан поликлиника территориясендәбез. Миңа калса, элек  әнием һәм картәнием субботникларга чыккан вакыттан килә бу традиция. Ирем дә бүген  йортыбыз ихатасында кар чистарта,  мондый физик активлык белән  спортзалда шөгыльләнү дә кирәкми!” – ди БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Елена Родина.

300дән артык кеше катнашкан
300дән артык кеше катнашкан
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас