

2021 елда Башкортостанның күпфункцияле үзәкләре офисларында Русиянең башка субъектларында күчемсез милекне рәсмиләштерү өчен 4020 гариза кабул ителгән.
Башкортстан күпфункцияле үзәкләренә "Росреестр" хезмәтләре буенча документларны 2021 елның февралендә кабул ителә башлады. Элегрәк экстерриториаль принцип буенча башка төбәктәге күчемсез милек объектын теркәргә яки кадастр исәбенә куярга Башкортстан Республикасы Кадастр палатасы филиалының бер офисына гариза бирергә була иде.
– Күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итүчеләр арасында Татарстандагы (алар өлешенә 1000нән артык гариза туры килә), Краснодар краенда (444 гариза), Ырынбур, Чиләбе, Самара өлкәләрендә, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә, Ханты-Манси автономияле округында урнашкан күчемсез милек объектларын рәсмиләштерүгә ихтыяҗ зур, – ди Башкортстан Республикасының күпфункцияле үзәге директоры Наталья Куприянова.
Шулай ук илнең башка төбәкләрендә урнашкан күчемсез милекне алу-сату эшләрен дә Башкортстанның күпфункцияле үзәк офисларында рәсмиләштерергә мөмкин. Күпфункцияле үзәк белгечләре гариза бирүченең шәхси мөрәҗәгатендә документларны кәгазьдә кабул итәләр, аларны электрон рәвешкә күчерәләр һәм объект урнашкан урын буенча "Росреестр"га җибәрәләр. Әзер документлар күпфункцияле үзәкнең документлар офисына керә.
Экстерриториаль принцип буенча исәпкә алу-теркәү эшләре: документлар тапшыруның гадәти ысулын – 7 эш көне, кадастр исәбенә алу – 9 эш көне, милек хокукын теркәү – 9 эш көне, бер үк вакытта кадастр исәбенә алу һәм хокукларны теркәү процедурасы 12 эш көне тәшкил итә.
–Башкортстанлылар еш кына башка төбәкләрдә өлешләтә төзелештә катнашу һәм кредит акчаларын кулланып сату-алу килешүләре буенча күчемсез милек сатып ала, – ди төбәк "Росреестр"ы җитәкчесе Петр Клец.