Яңалыклар
7 февраль 2022, 05:53

Шагыйрь кичәсе

Бүген Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрындагы «UFTANMA» ижатханәсендә Рәми Гариповның тууына 90 ел тулу уңаеннан кичә була.

Шагыйрь кичәсеШагыйрь кичәсе
Шагыйрь кичәсе

 

Бүген Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрындагы «UFTANMA» ижатханәсендә Рәми Гариповның тууына 90 ел тулу уңаеннан кичә була. Бу хакта проект җитәкчесе һәм алып баручысы Шәһитулла Хамматов хәбәр итте. 
Оештыручылар хәбәр итүенчә, «UFTANMA» ижатханәсенә шагыйрьнең варислары, актерлар, Булат Йосыповның «Рәми Гарипов. Шагыйрь көндәлеге» нәфис фильмы авторлары, шагырьнең ижадын сөючеләр чакырылган. Яшьләр театры актерлары башкаруында Рәми Гариповның шигырьләре һәм аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырай. 
Санитар-эпидемиологик хәлнең тотрыксыз булуы сәбәпле, тамашачылар саны чикле.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас