

Уфада Кәрим Хәкимов һәйкәленең иң яхшы проекты конкурсы озайтылды.
Гаризалар агымдагы елның 4 апреленә кадәр кабул ителәчәк.
Һәйкәлне Ленин исемендәге парк, Совет һәм Тукай урамнары
киселеше янында куярга планлаштыралар.
Конкурста катнашу өчен гаризалар, проектлар, аңлатмалы язулар, график материаллар һәм смета-финанс исәп-хисабы 2022 елның 4 апреленә кадәр «Русиянең рәссамнар союзы» Бөтенрусия иҗади җәмәгать оешмасының Башкортстан төбәк бүлекчәсендә кабул ителә: Уфа шәһәре, Октябрь проспекты, 148. Телефон: 8 (347) 284-42-47.
Положение белән Башкортстан Республикасының «Русия Рәссамнар союзы» төбәк оешмасы сайтында танышырга мөмкин.
Кәрим Хәкимов – легендар шәхес, яшь Совет Республикасы һәм гарәп-фарсы дөньясы арасында яхшы мөнәсәбәтләр булдыруга зур өлеш керткән күренекле совет дипломаты. Совет Русиясенең гарәп илләрендәге беренче тулы хокуклы вәкиле ул.