Яңалыклар
7 февраль 2022, 06:38

Кайсы район халкы үз җитәкчесе белән канәгать?

Ә сез хакимият эшчәнлеге белән ризасызмы?

kartalinka.rukartalinka.ru
kartalinka.ru

Башкортстан хөкүмәте сайтында шәһәр һәм район хакимиятләре эшчәнлегенә бәя бирүче интернет-сораштыру җаваплары урнаштырылган.

Аннан күренүенчә, республика халкының 80 проценты хакимиятләрнең эше белән, гомумән алганда, канәгать. Иң югары бәяләр электр һәм газ белән тәэмин итүне оештыруга бирелгән. Ә менә автомобиль юлы торышы белән күпләр канәгать түгел.

Хакимиятләр эшчәнлегенә килгәндә, иң яхшы бәяләр Әбҗәлил, Авыргазы, Ярмәкәй, Зианчура, Кыйгы, Тәтешле һәм Шаран районнары өчен куелган. Ә Иглин, Мишкә, Нуриман, Уфа, Белорет, Бөре, Учалы районнарында хәлләр шәптән түгел дип исәпли сораштыруда катнашучылар. Иң арттагы районнарда юллар начар булуы да билгеләнгән.

Шәһәрләр арасында иң алдынгылары – Күмертау һәм Сибай. Ә Салават һәм Уфа, киресенчә, иң арттан беренчелектә торалар. Башкала халкы юллар торышы һәм транспорт тәэминаты белән риза түгел. Шулай ук хакимият җитәкчелегенең эшчәнлеге белән канәгать булмаучылар да байтак.

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас