

Башкортстанда 2022 елның икенче яртыеллыгына киң мәгълүмат чараларына алдан язылу кампаниясе башланды. 1 февральдән алып 31 мартка кадәр Башкортстан халкы республика, шәһәр һәм район матбугат басмаларына элекке хак белән язылу мөмкинлегенә ия.
Яраткан басмаларыбызга почта бүлекчәсендә яки онлайн тәртиптә язылырга мөмкин. “Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты гәзит-журналларга берничә минут эчендә язылырга тәкъдим итә.
Онлайн-язылу сервисыннан rbsmi.ru сайтында файдаланырга була. Моның өчен https: //rbsmi.ru/catalog/podpiska/ сайтына кереп, “Язылу” бүлегендәге гәзит-журналның басма яки электрон версиясен (шәхси кабинетта) сайларга һәм язылырга кирәк.
Моннан тыш, басмаларга язылганнар “Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты тарафыннан үткәрелгән “Языл һәм бүләк от” конкурсында катнашып, кыйммәтле бүләкләр оту мөмкинлегенә ия. Моның өчен ике – бер республика һәм бер район басмасына язылу шарт. Бүләкләр 2022 елның июль ахырында БСТ каналында туры эфирда уйнатыла.
Квитанцияләрне “Языл һәм от” дигән билге куеп, 450079, Уфа шәһ., Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 13 йорт, “Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты, 212 бүлмә адресы буенча яки podpiska@rbsmi.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.
Моннан тыш, республика, район һәм шәһәр гәзит-журналлары редакцияләре дә үзләренең конкурсларын оештыра. Тулырак мәгълүмат белән басма битләрендә яки электрон ресурсларда танышырга мөмкин.