

Синоптиклар фаразлавынча, бүген, 4 февральдә, яңгырга күчүчән җепшек кар явачак. Аерым районнарда көчле карлы-яңгыр. Көньяк районнарда җитди явым-төшем көтелми. Урыны белән буран чыгачак, бозлавык булачак, электр тимер чыбыкларына һәм агач ботакларына җепшек кар ябышачак, юлларга кар салачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Көчәючән. Һава температурасы + 1, -4 градус тәшкил итәчәк.
Ял көннәрендә суытачак. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, 5 һәм 6 февральдә, бераз кар явачак, бозлавык хасил булачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә -5, -10 градус салкын тәшкил итәчәк, аязытканда -12, -17 градус. Көндез -2, -7 градус салкын булуы көтелә.
Чыганак: bashinform.ru