

Башкортстанда автомобильне сатып алганнан соң дәүләт теркәвен үтрәгә 10 көн биреләчәк.
Бу хактагы закон проектын Дәүләт Җыелышы – Корылтайның Торак сәясәте һәм инфраструктур үсеш комитеты раслаган. Төбәк парламенты аны февральдә үтәчәк беренче укуда ук кабул итәргә мөмкин, диләр Корылтайның матбугат хезмәтеннән.
Парламент рәисе Константин Толкачев аңлатуынча, бу яңа сатып алынган машиналарның юл хәрәкәтендә катнашуын көйләү өчен кирәк.
“Эш шунда: Юл хәрәкәте хәвефсезлеге кодексына ярашлы, автомобиль, Юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекциясендә теркәү үтми торып, юлга чыга алмый. Димәк, машинаны сатып алгач, аны теркәү урынына барып җитү өчен закон таләпләрен бозарга туры килә. Әлбәттә, мондый очракларда дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре водительгә дәгъва белдерми. Ләкин мондый каршылыкны бетерергә кирәк”, – ди ул.
Закон проектына ярашлы, физик яки юридик шәхес сатарга дип алып китеп барган машиналар да исәпкә куелмаган килеш юл хәрәкәтендә катнаша алачак.