

Яшь каләмдәшләр мәктәбе эшли башлады.
Иглин районы гәзите “Иглин хәбәрләре” редакциясендә яңа проект туды – журналистика мәктәбе эшли башлады. Биредә балаларга да, өлкәннәргә дә шат булырлар.
Бу сабаклар, тәү чиратта, мәктәпне тәмамлагач, тормыш юлын журналистика белән бәйләргә теләүче егетләр һәм кызларга тәгаенләнә. Алар төрле жанрларда иҗат итәргә өйрәнәчәкләр, портфолиоларын туплый торачаклар. Укучылар тәҗрибәле журналистлар белән төрле очрашуларда катнашачак, репортажлар әзерләргә, әңгәмәләр корырга өйрәнәчәк.
Арытаба булачак журналистлар Уфадагы матбугат йортына, Телеүзәккә сәяхәт кылачак.
Элек район гәзитләрендә “Яшь хәбәрчеләр” мәктәбе эшли иде. Ул түгәрәкләр бүген матбугат үзәген тәшкил иткән журналистларны үстерде, моны бәяләргә кирәк! Ә бүген, технологияләр үсешкән чорда, безнең һөнәр тагын да кызыклырак, мавыктыргычрак була бара. Кыюлар һәм булдыклылар һөнәре ул журналистика. Иглинлы каләмдәшләрнең изге башлангычы башкаларга да матур үрнәк булсын иде. Журналистика – мәңгелек һөнәр!