

Башкортстанда “Бердәм Русия” партиясенең “Безнең хәстәрлек” проекты кысаларында “Ярдәм десанты” акциясе старт алды.
Республика буйлап коронавирус йоктырып өендә амбулатор дәвалану үтүче 700 кеше бер тапкыр бирелә торган азык-төлекләтә ярдәм алган.
Әлеге чарада Дәүләт Думасы, Башкортстан Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары, Уфа шәһәре советы һәм муниципалитет, “Саф йөрәк” хәйрия фонды вәкилләре һ.б. катнашты.
Барлыгы акциядә Уфа буенча – 100, республика буенча 250 автоволонтер катнашкан. Алар 700гә якын кешегә 100 якын кайнар аш һәм 600дән артык бушлай азык-төлек җыелмасы тапшырган. Ярдәмне “Безнең хәстәрлек” колл-үзәгенә мөрәҗәгать итүчеләр алган. Нигездә алар барысы да ялгыз һәм өлкән яшьтәге кешеләр.