

Сибай шәһәрендәге "Уралпромтехсервис" компаниясенең өч кат экологик тикшерү нәтиҗәләре билгеле булды. Аларны республика Экология министрлыгы, "Роспотребнадзор" һәм "Экомониторинг" бәйсез лабораториясе үткәргән. Пробалар нәтиҗәләре буенча экология законнарын бозу факты расланды, материаллар прокуратурага җибәрелде, гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылачак.
2021 елның декабрендә предприятие тирәсендәге сары кар халыкны борчуга салган иде. Сибай шәһәре хакимияте башлыгы Рөстәм Афзалов таләбе буенча, 7 гыйнвардан предприятие киптерү җайланмалары эшен туктаткан. Заводта фильтлар чистартылган һәм тагын яңалары да куелды.
Хәзер лабораторияләр яңартканнан соң фильтр җиһазларының чистарту нәтиҗәлелеге 98-100 процент булуын күрсәткән. Шәһәр хакимияте, күзәтчелек органнары һәм җәмәгать эшлеклеләре вәкилләре кергән эш төркеме 2022 елның 1 февраленнән лигносульфонатларны киптерү линиясе эшен башлау турында карарын кабул итте.