

1 марттан Уфада Агыйдел аша иске күпер ябылачак. Реконструкция тиз булмас, аны 2024 елга гына төгәлләргә планлаштыралар. Әмма уңайсызлылар заяга булмас – башкалага көньяктан 11 полосалы юлдан керә башлаячаклар.
Ә тагын Уфада язын Пугачев урамында төзеелеш эшләре башланачак. Урамны 4 полосалы итеп киңәйтәчәкләр, ә яңа Генерал Рыленко урамы белән кисешкән урында ике катлы чишелеш төзеләчәк.
Болар барысы да башкалага кирәк үзгәрешләр. Пугачев урамы буенча ЦУРга мөрәҗәгатьләр арта. Агыйдел аша күпер төзегәндә дә, Салават Юлаев – Зәки Вәлиди чишелешен төзегәндә дә мөрәҗәгатьләр яңгыр булып яуды. Бу аңлашыла. Әмма шәһәр киңәя, күпләр хәзер Нагаево агломерациясе районында яши. Шуңа күрә юлларны үзгәртми чара юк.