Яңалыклар
31 гыйнвар 2022, 05:56

Оста иде...

Виктор Мережко вафат...    

Оста иде...Оста иде...
Оста иде...

Виктор Мережко вафат...

 

Виктор Мережко вафат. Билгеле сценарийлар авторы, көчле режиссерга быел 85 яшь туласы иде. Аның вафаты турында хәбәрне Русия киноматографистлар берлегендә раслаганнар.

Виктор Мережко 1937 елда Ростов өлкәсендә туган. Булачак режиссер

1961 елда Львов полиграфия институтын, 1968 елда ВГИКның сценаристлар  факультетын тәмамлый.

Ростовтагы "Молот" нәшриятында  инженер-технолог булып эшли. Студент чагында ук кинода төшә башлый.  1967елда аның сценарие буенча, режиссер Леонид Миллионщиков "Зареченские женихи", кыска метражлы фильмын төшерә.

Ул – "Здравствуй и прощай" (1972), "Трясина" (1977), "Вас ожидает гражданка Никанорова " (1978), "Родня" (1981), "Полеты во сне и наяву" (1982), "Одинокая женщина желает познакомиться" (1986), "Курочка Ряба" (1994), "Линия жизни" (1996), "Кавказская рулетка" (2002), "Красная комната" (2005), "Входя в дом, оглянись" (2019) һ.б. күп киноленталарның сценарий авторы. Мережко сигез дистәдән артык сценарий иҗат иткән. Киң билгеле драматург та булды: "Пролетарская мельница счастья", "Ночные забавы", "Крик", "Я – женщина", "Женский стол в охотничьем зале" һ.б. аның эшләре.

Режиссерлык осталыгын "Новогодние мужчины" (2004), "Красная комната " (2005) драмасында, "Одиночество любви" (2005) мелодрамасында һәм "Белая ночь, нежная ночь" (2007), боевик "Хуторянин" (2013) фильмнарында танытты.

Мережко үзе дә уйнаган киноленталар – "Если есть паруса" (1969), "Прости " (1986), "Нечистая сила " (1989), "Дикий пляж" (1990), "Три женщины и мужчина " (1998), "Крот " (2001), "Сонька Золотая Ручка " (2006) һ.б. "Провинциалы" (2002) сериалында да үз сценарие буенча уйнаган.

Мережко “Кинопанорама” тапшыруыналып барды һәм аннан тыш, иҗади юнәлештә зур эшләрне оста итеп җиңә килде. Күп еллар Русия һәм Мәскәү кинематографистлар берлеге сәркәтибе, Русия Язучылар берлеге әгъзасы, Кино йорты идарәлеге рәисе, "Ника" Русия киноматография сәнгате академиясенә нигез салучы һәм "Киношок" БДБ һәм Балтыйк буе илләре ачык кино фестивален оештыручы һәм президенты иде.

Виктор Мережко “Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе”, “Русиянең халык артисты”,  СССР Дәүләт премиясе иясе иде. Күренекле оста турында истәлекләр аның эшләре белән кино тарихында озак яшәр.

 

Оста иде...
Оста иде...
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас