Барлык яңалыклар
Яңалыклар
28 гыйнвар 2022, 21:02

Җиң сызганып җыештыруга тотынмакчылар

Русиядә "генераль җыештыру" проекты эшли башлаячак.

Җиң сызганып җыештыруга тотынмакчылар
Җиң сызганып җыештыруга тотынмакчылар

Проектның максаты - илдәге экологик хәлне яхшырту өчен коры җирдә һәм диңгездә тоталь җыештыру үткәрү. Бу хакта Русия премьер-министры урынбасары Виктория Абрамченко белдерде.
Әлеге бурычны үтәүгә 3 ел дәвамында 20 миллиард сум юнәлтеләчәк. 2022 ел өчен 4 млрд. сумнан артыграк бүленгән. Проектка ярашлы, илдә диңгезләргә баткан кораб зиратларын, шәһәр читләрендәге чүплекләрне, куркыныч тудырган скважиналарны һәм файдаланылмаган элеккеге сәнәгать предприятиеләрен җыештыру күзаллана.
Инициатива кысаларында 2021 елда 17 судно утильгә чыгарылган. 2022 елда Камчатка, Сахалин, Магадан өлкәсе, Хабаровск һәм Приморье крайларында диңгез төпләреннән 68 корабны күтәрәчәкләр. 2024 елда 213 судноны утильләштерү күзаллана.
Былтыр декабрьдә Русиядә "җитештерү һәм куллану калдыкларын энергетик утильләштерү технологияләрен үстерү" федераль проектын эшләтеп җибәрергә тәкъдим иткәннәр. Проектка ярашлы, 25 чүп-чар яндыру заводы төзү күзаллана. Объектларны төзү 1,3 трлн. сумга төшәчәк.

Фото: smartik.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: