Барлык яңалыклар
Яңалыклар
28 гыйнвар 2022, 19:34

2023 елда бер оешмага берләшәчәкләр

Русия хөкүмәте Пенсия фонды белән Социаль страховка фондын бер оешмага берләштерергә җыенган. Яңартылган оешма Социаль фонд дип аталачак.

2023 елда бер оешмага берләшәчәкләр
2023 елда бер оешмага берләшәчәкләр

Мәгълүматларга ярашлы, шуның нәтиҗәсендә эш бирүчеләргә пенсия һәм социаль страховка взносларын түләп бару өчен гомум взнос базасы тәкъдим ителәчәк. Берләштерү социаль хезмәтләр алуны да уңайлы итәчәк дип күзаллана.
Яңа оешманың "бюджеттан тыш фонд" оештыру-хокукый статусы алуы мөһим үзгәрешләрнең берсе булачак дип атала. Әле исә Пенсия фонды һәм Социаль страховкалау фонды дәүләт учреждениеләре булып санала. Яңа Фондның эшен Хезмәт министрлыгы көйлиячәк, ә күзәтү советы алар белән идарә итәчәк.
Реформа 2023 елда булачак дип көтелә. Хезмәт министрлыгы фондларны берләштерү турындагы федераль законны Дәүләт Думасының язгы сессиясендә тикшерүгә тапшырырга исәпли.
2021 елның ноябрендә Саклык банкы җитәкчесе Герман Греф илдә пенсия законы реформасы таләп ителә дип белдергән иде.
Фото: m.123ru.net

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: