

"2019 - 2021 еллар эчендә без Башкортстанда яман шеш белән көрәшкә каршы 4,3 млрд сум акча бүлдек. Бу акчаларның 2,9 млрд. сумы - федераль бюджеттан килде. Без быел да онкологик ярдәм күрсәтү өчен корылмалар сатып алырга җыенабыз",- дип белдерә Радий Хәбиров.
Республика клиник онкология диспансеры базасында урнаштырылган корылмаларның берсе - нурланыш терапиясе өчен югары энергияле тизләткеч. Әлеге корылма югары төгәллек белән иң катлаулы процедураларны үткәрергә, пациентларга һәм медицина хезмәткәрләренә нурланыш йөген киеметергә булыша.
Башкортстанда шундый ике комплекс бар һәм аларның икесе дә, 2021 елның февраленнән алып, Республика клиник онкодиспансерында эшли. Бу вакыт эчендә табиблар 18 меңнән артык дәвалау процедураларын үткәргән.
"Һич арттырусыз, ул аппаратлар уникаль булып санала. Яңа корылмада эшләү өчен белгечләр командасы оештырылды. Аның эченә табиб-радиологлар, шәфкать туташлары, рентгенологлар, инженерлар, физиклар керә. Аларның барысы да белемнәрен дөньякүләм билгеле үзәкләрдә камилләштерде. Табибларыбызның квалификацияләрен күтәрүләре, аларның Русиянең һәм дөньяның иң яхшы клиникаларында стажировка үтүләре изге традициягә әверелеп бара", -дип яза Радий Хәбиров.