Яңалыклар
21 гыйнвар 2022, 10:34

Заманча кафелар ачыла

М-5 «Урал» трассасында  пилот-проект сыйфатында беренче әзер модульле конструкциядән торган юл буе сервисы объекты ачылган.

Заманча кафелар ачылаЗаманча кафелар ачыла
Заманча кафелар ачыла

М-5 «Урал» трассасында  пилот-проект сыйфатында беренче әзер модульле конструкциядән торган юл буе сервисы объекты ачылган. Бу 2020 елның 15 октябрендә Башкортстан Хөкүмәте карары белән кабул ителгән концепциягә ярашлы эшләнә.

–Бер ел элек юл буе сервисы концепциясе кабул ителгән иде, – дип сөйли БР сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев. – Беренче чиратта, без заманча юл буе комплекслары төзергә планлаштырган инвесторларыбызга уңайлы шартлар тудырдык.

Юл буе сервисы объекты Уфа шәһәренең Академик Курчатов урамында «Пятерочка» кибете янында урнашкан.

15 урынлык кафеда гадәти бәдрәфләрдән тыш, мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен махсус бәдрәф тә, гайбадәт бүлмәсе дә бар.  
Мондый модульнең хакы, эчке һәм тышкы эшләрен исәпкә алып, 6 млн сумнан башлана.

Эшкуарларга капиталь төзелеш объектларына альтернатива итеп модульле конструкцияләр тәкъдим итәләр.

–Мондый төзелешнең өстенлеге – план һәм стилистик яктан әзер булуы, монтаж эшләренең кыска вакытта башкарып чыгу мөмкинлеге, клиентларны җәлеп итеп торуы, эшчәнлекне башкарганда консультацион һәм методик яктан булышлык итү, – ди Алексей Гусев. 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас