

Русиядә 100 сумлык яңа акчалар барлыкка киләчәк.
Яңартылган купюраны Русия банкы якын айларда, хәтта якын атналарда тәкъдим итәчәк. Бу хакта Банк рәисе урынбасары Михаил Алексеев хәбәр итте.
“Тиздән яңа банкнота барлыкка киләчәк, ә бу хәл якын арада булачак, без аны матбугат конференциясендә тәкъдим итәчәкбез”, – диде ул.
Яңача йөзлекләр инде быел ук әйләнешкә керер дип күзаллана.
Әйткәндәй, 2025 елга кадәр тагын берничә банкнотаның яңартылуы көтелә. Яңа 1000 һәм 5000 сумлыклар 2023 елда кулланылышка чыгачак. Яңа 500 сумны – 2024 елда, ә 10 һәм 50 сумлыкларны 2025 елда күрәчәкбез.