Яңалыклар
21 гыйнвар 2022, 15:30

Халык фикерен тыңлыйбыз

Әлеге мәсьәлә буенча Благовещен районы хакимияте башлыгы Олег Голов түбәндәгечә җавап бирде.

Халык фикерен тыңлыйбызХалык фикерен тыңлыйбыз
Халык фикерен тыңлыйбыз

“Благовещен районында «Регион-капитал» фирмасының чүп полигоны төзелеше мәсьәләсе каралачагы билгеле булды. Шәһәр халкы исеменнән тискәре карар кабул итүегезне сорыйм. Без бу объектны безнең район территориясендә төзүгә каршы", - дип язган Сергей Жуков республика башлыгының социаль челтәрдәге битендә. 

Әлеге мәсьәлә буенча Благовещен районы хакимияте башлыгы Олег Голов түбәндәгечә җавап бирде.

“20 гыйнварда Благовещен районында чүплек полигоны төзү турында түгел, ә киләчәктә каты калдыкларны эшкәртү системасын үсештерү турында барды. Җирле халык фикерен тыңлыйбыз һәм шул ук вакытта экологик хәлне яхшырту буенча да мәсьәләне хәл итү өстендә эшлибез. Әле Благовещен янындагы полигоннан 10% чүп эшкәртелә, калган 90% күмелә. Мәсьәлә җитди һәм аны хәл итәргә кирәк, әмма полигон түгел, ә заманча эшкәртү һәм сортировкалау комплексы төзеп”.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас