

Ярмәкәй районында “Авыл җирлегенең комплекслы үсеше” федераль программасын тормышка ашыру уңышлы дәвам итә. Әлеге прграмманың төп максаты – илебезнең авыл һәм шәһәрләрендә лаеклы яшәү шартлары тудыру.
Бүген әлеге программа кысаларында Ярмәкәйдә тагын 4 гаилә фатир алды. Аларның берсе Иске Турай авылында төзелгән. Аның хакы 3 млн 957 мең сум тәшкил иткән. Шуларның 18, 5% ын эш бирүче Рәилә Латыпова салган, 80%ы федераль һәм 1,5 % җирле бюджеттан. Йортның гомум мәйданы 126 кв.метр. Ике фатирлы йортта үз почмагына бәхетле Сапкуловлар гаиләсе ия булган. Гүзәл һәм Руслан ике бала үстерә. Руслан 5 ел Рәилә Латыпова хуҗалыгында (КФХ) тракторчы булып эшли, ә Гүзәл социаль приютта– пешекче. 13 ел элек алар Октябрьский шәһәреннән бирегә күченгән һәм туганнарында яшәгәннәр. Үз йортларын булдыру алар өчен зур шатлык.
Икенче фатир ачкычы КФХ җитәкчесе Рәилә Латыпова гаиләсенә тапшырылган. Ул районның агросәнәгать комплексында 20 ел хезмәт куя. Аның крестьян-фермер хуҗалыгында 2500 гектар җир бар. Тормыш иптәше белән ике бала үстерәләр.
Барлык бәхетле фатир хуҗаларына ачкычларын район хакимият башлыгы Илшат Райманов тапшырды.
Барлык фатирлар да санитар һәм техник таләпләргә җавап бирә. Аларда шәһәрдән ким түгел уңай шартлар тудырылган.
Әлеге фатирлар торак килешүе буенча бирелгән. Хезмәт килешүе буенча 5 ел эшләгәннән соң, гражданнар бу фатирны хакының ун процентын, ә ун ел үткәч – 1 проценты түләп ала алачак.