Яңалыклар
21 гыйнвар 2022, 08:45

22 февраль никахлары...

Бу көнне ЗАГСларда өйләнешергә чират булмасмы?

severpost.ruseverpost.ru
Фото:severpost.ru

БРның Юстиция эшләре буенча дәүләт комитетында хәбәр итүләренчә, 22 февральдә никахлашуга 332 пар гариза тапшырган.

Яшьләр үзләре никахларын теркәү өчен еш кына гадәти булмаган даталарны сайлый. 2022 елда бу “көзгеле” саннар җыелмасы – 22.02.2022. Андый датаны палиндром дип тә атыйлар.

Интернетта еш кына никахлашу өчен  “матур” даталарны сату хакында игъланннар пәйда була. Дәүләт теркәвенең датасын сатып алып, бүләк итеп яисә башкалар өчен броньләп булмый, дип кисәтә ЗАГС хезмәткәрләре.

Исегезгә төшерәбез, никахлашу гаризасы бер ай алдан тапшырыла. Шулай итеп, 22 февральгә гаризалар тапшыру өчен тагын бер көн бар әле. Гаризаны  электрон формада Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша да бирергә мөмкин. Моны ЗАГСка барып та эшләргә мөмкин.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас