

Дәүләт думасы депутат Олег Матвейчев Русия дәваханәләре стационарларында ятучы пациентлар өчен Wi-Fi технологиясен кулланып бушлай интернет тәкъдим итәргә кирәк дигән фикердә. Моңа кагылышлы хатны ул РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко исеменә юнәлткән.
Депутат мөрәҗәгатендә билгеләвенчә, дәваханәләр пациентлары, шул исәптә пенсионерлар да, дәвалану чорында гел генә интернеттан куллана алмый, ә хастаханәләрдә ятканда кайчак мобиль операторлар хезмәтләрен түли алмый. Телефоннарында акчалары булган хәлдә дә алар шалтыратуларга сарыф ителә. Туганнары чит илдә булган очракта дәваханәләрдә ятучылар роуминг өчен дә түләргә мәҗбүр.
Даими интернет дәүләт хезмәтләре порталы кушымталары, электрон почта, интернет-банк һәм мессенджерлардан куллану мөмкинлеге бирә, гомумән боларның барысы да замана җәмгыятенең гадәти таләбенә әйләнде.
1 декабрьдән Русиядә “бушлай интернет” турындагы закон үз көченә керде. Хәзер социаль әһәмияткә ия сайтларга бушлай баланста да кереп булачак. Гомумән алганда исемлеккә 371 ресурс кергән, анда дәүләт хезмәтләре порталы, хәбәрләр агрегаторлары, эзләү сервислары, кайсыбер социаль челтәрләр һәм интернет-кибетләр бар.
Чыганак: lenta.ru