Яңалыклар
19 гыйнвар 2022, 13:25

Соңгы юл булган, кызганыч...

Тагын авария... Тагын корбаннар...

Соңгы юл булган, кызганыч...Соңгы юл булган, кызганыч...
Соңгы юл булган, кызганыч...

Тагын авария... Тагын корбаннар...

 

Бүген, 19 гыйнвар көнне, 17 сәгать тулып узгач, Дүртөйле районында, Дүртөйле- Нефтекама юлының 2нче чакрымында юл һәлакәте булган. Анда "Lada Granta" һәм "Lada Largus" автомобильләре бәрелешкән. Нәтиҗәдә, "Lada Granta" машинасындагы ир белән хатын һәлак булганнар.

Юл һәлакәте урынында ЮХХДИ хезмәткәрләре һәм ашыгыч ярдәм хезмәте эшли. Бәланең сәбәпләре ачыклана.

Юл хаталарны гафу итми. Тик кемнәрдер ул хакта белмиме, белеп тә онытамы соң? Ни үкенеч, соңгы вакытта юл һәлакәтләрендә кешеләрне күп югалтабыз. Юлларда бозлавык. Юллар начар. Юл кагыйдәләрен бозу, тизлекне арттыру шундый аяныч хәлләргә китерә. Әллә кайсыдыр очракта ул кагыйдәләрне ачып та карамый, водитель таныклыгын сатып алганлык бәласе дә гаепсез кешеләр башына кайгы китерә, гомерләрне өзәме?

 Авыр югалту килгән гаиләләрнең кайгысын уртаклашабыз.

 

 

Соңгы юл булган, кызганыч...
Соңгы юл булган, кызганыч...
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас