

Бүген Башкортстанда беренче зональ авыл хуҗалыгы конференциясе үтте. Ул язгы чәчүгә багышланды. Конференцияне Башкортстан Хөкүмәте Премьер –министры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов үткәрде.
Конференция видеоконференцэлемтә форматында узды.
Илшат Фазрахманов 2022 елның язгы чәчәү компаниясе бик җиңел генә булмас, аңа башка еллардан аермалы буларак, алданрак әзерләнә торырга кирәк, диде.
– Былтыргы корылыктан соң, туфракта дым бик аз калды, – диде вице-премьер. – Язгы дымны тулысынча файдалану өчен чәчүне иртәрәк тәмамларга кирәк булыр. Шуның өчен хәзердән үк ашламалар хәстәрләргә, аларны җитештерүчеләр белән, бәяләрне май азагына кадәр арттырмау турында килешүләр төзеп куярга кирәк.
Республиканың авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Рамил Нуриәхмәтов мәгълүматлары буенча, быел язгы чәчү эшләренә аграрийлар якынча 20 млрд сарыф итәр. Бу узган елдагыга караганда 3 млрд.ка артыграк.
Аграрийларга төп ярдәм чыганаклары 1-5% белән тәкъдим ителүче ташламалы кредитлар булыр.
Рамил Нуриәхмәтов белдерүенчә, 2021 елда аграрийларга 12,8 млрд ташламалы кредит бирелгән. Аның 6 млрд сумнан артыгы язгы кыр эшләренә сарыф ителгән.
Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ирик Сураков белдерүенчә, быел төбәктә чәчүлек мәйданы бераз арттырылачак һәм 2 млн 835 мең гектар тәшкил итәчәк.
Авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеге турында Башкортстан Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Павел Иофинов сөйләде.
– Кызганычка каршы, катлаулы эпидемиологик хәл безгә күзгә-күз карашып сөйләшергә форсат бирмәде. Хәлбуки, без нәкъ шундый форматта аралашырга җыенган идек, – диде Илшат Фазрахманов. – Алай да чәчү башлангач без сезнең һәркайсыгыз белән басуларда очрашырбыз. Анда инде кабинетта утырып идарә итү барып чыкмас, без вакыйгалар уртасында булырга тиешбез.