

“Приоритет-2030” программасында катнашкан югары уку йортлары 200 млн. сум грант алачак.
Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров республиканың югары уку йортларын – Евразия фәнни-мәгариф үзәгендә һәм “Приоритет-2030” стратегик академия лидерлыгы программасында катнашучыларга дәүләт ярдәме күрсәтү турында карарга кул куйган иде.
Төбәк җитәкчесе 2022 елда республика бюджетыннан бу университетларга фәнни тикшеренүләрне, инфраструктураларын үстерүгә дип 200 млн. сум субсидия бирү турында боерды. Боерыкка ярашлы, Башкортстан Хөкүмәте 10 февральгә кадәр грантларны бирү тәртибен расларга һәм законны кабул итү өчен Дәүләт Җыелышы-Корылтайга закон проектын кертергә тиеш.
Сүз республикадагы Башкорт дәүләт университеты һәм Уфа дәүләт авиация-техник университетлары нигезендә төзелгән берләшкән университет, шулай ук Уфа дәүләт нефть техник университеты турында бара.
glavarb.ru