Яңалыклар
18 гыйнвар 2022, 06:34

Механизаторларга эш хакы артачак

Шәһәр хакимияте урамнарны чистарту белән мәшгуль булучыларга эш хакларын арттырырга финанс мөмкинлекләре тапкан.

Механизаторларга эш хакы артачакМеханизаторларга эш хакы артачак
Механизаторларга эш хакы артачак

Уфа шәһәре мэры Сергей Греков коммуналь хезмәтләрдә эшләгән кайбер хезмәткәрләргә эш хакларын күтәрүләре турында сөйләде.

Шәһәр хакимияте урамнарны чистарту белән мәшгуль булучыларга эш хакларын арттырырга финанс мөмкинлекләре тапкан.

“1 февральдән юлларда эшләүчеләргә, механизаторларга, торак-коммуналь хезмәте системасындагы водительләргә эш хаклары артачак”, - ди мэр.

Әйтик, водительләр, машинист, тракторчыларга тарифларына 75, юл хезмәткәрләренә – 14 процент өстәячәкләр. Айлык премия 70 тән 100 процентка кадәр күтәреләчәк. Водительләрнең эш хаклары 60 мең сумга кадәр җитәргә тиеш, ди вице-мэр Марат Гайфуллин.

Башкортстан Республикасы Башлыгы шәһәр хакимиятенә механизаторларга эш хакын күтәрергә ике атна вакыт биргән иде. “Ул авыр эш, - дигән иде ул. – Кешеләрне эшкә чакырыр өчен стимул кирәк. Кайдадыр эш хакын күтәрергә, кайдадыр тулай тораклар биреп кызыктырырга кирәк”, - дигән иде җитәкче ул вакытта.

Чыганак: bashinform.ru

Фото: Ксения Калинина

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас