

Быел республика карга батты. Мулдан яуган карны көрәп кенә өлгер. Әмма, күрүебезчә, башкалада кар яуу бик күп проблемаларны ачып салды. Бак дисәң, бездә урам җыештыручылар да, техника да, аларда эшләүчеләр дә җитешми икән. Сәбәбе – түбән хезмәт хакы.
Бу уңайдан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров механизаторларның хезмәт хакын күтәрү турында уйлау өчен шәһәр хакимиятенә ике атна вакыт биргән иде. “Хезмәткәрләрне кызыксындыру чарасын уйлагыз. Бу авыр эш, шуңа дәртләндерү кирәк. Кайдадыр ул, бәлки, тулай торак булыр, кайдадыр – торак, укырга ярдәм итү яки хезмәт хакын күтәрү булырга мөмкин. Монда күпкырлы эшләргә кирәк”, – диде республика җитәкчесе.
Бүген, 18 гыйнварда, шәһәр хакимиятендә үткән киңәшмәдә мэр Сергей Греков коммуналь тармакта эшләүче кайсыберләрнең хезмәт хакы артачак, дип хәбәр итте. “Торак-коммуналь хуҗалыгының шәһәр системасына караган юл хезмәткәрләренең, механизаторларның, водительләрнең хезмәт хакы 1 февральдән күтәреләчәк”, – диде ул. Аның әйтүенчә, Уфаны кардан тазартуда катнашучыларның хезмәт хакын күтәрү өчен хакимият мөмкинлек тапкан.
Вице-мэр Марат Гайфуллин төп хезмәт хакына күпме акча өстәләчәген дә аңлатты: водитель, машинист, тракторчыларга – тарифка 75 процент, юл хезмәткәрләренә – 14 процент күләмендә карала; водитель, машинист, тракторчыларның айлык премиясе – 70тән 100 процентка кадәр, ә юл хезмәткәрләренеке 60тан 100 процентка кадәр арттырыла. Өстәмә эш күләмен исәпкә алмаганда, бишенче разрядлы водитель, машинист, тракторчыларның хезмәт хакы – 40 процентка диярлек, ә дүртенче разрядлы юл хезмәткәрләренеке 25 процента артачак. Шулай итеп, водительләрнең хезмәт хакын 60 мең сумга кадәр күтәреп булачак, ди Гайфуллин.
Хезмәт хакы артканнан соң штатлар тулыланырга тиеш дигән бурыч куйды шәһәр мэры.
Әлдә әле кар яуды, диясе килә. Югыйсә, хезмәт хакын күтәрү турында уйларлар идеме икән?