

Русиядә ял көннәрендә хәмер сатуны чикләргә кирәк, дип белдерде Дәүләт Думасы депутаты Солтан Хамзаев.
Аның сүзләренә караганда, мондый чаралар гражданнар сәламәтлеген саклау өчен кирәк. Депутат мондый тәҗрибәнең бөтен дөньяда таралуын һәм моның алкоголь куллану күләмен киметергә ярдәм итүен билгеләп узды. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
«Бу Европа илләрендәге кебек ял көннәрендә алкоголь сатуны чикләү. Барларда гына хәмер сатыла, ә кибетләрдә ярамый», — ди депутат. Хамзаев шулай ук алкогольне 21 яшькәчә булган кешеләргә сатмаска чакыра, чөнки бу «милләтнең оборонага һәм исән калуга сәләтлелеге» өчен кирәк, диелә хәбәрдә.
Ә сез моңа нинди мөнәсәбәттә, дуслар? Хуплыйсызмы? Бәлки, чыннан да, ялларда хәмер сатуны тыярга кирәктер?
Чыганак: "Татар-информ"