Яңалыклар
16 гыйнвар 2022, 18:27

Атна башында нинди һава торышы көтелә?

Синоптиклар үз сүзен әйтте.

Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 17 гыйнвар көнне алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Бераз кар явачак, төнлә кайсыбер районнарда күпләп явуы да ихтимал, юлларда кар сырынтылары хасил булачак, бозлавык хәвефе дә яный.

Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, секундына 7-12 метр тизлектә, урыны белән көчәючән, урыны белән 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы төнлә -12,-17°, аязытканда   -22° кадәр, көндез -8,-13°.

Юлларның аерым өлешләрендә төнлә һәм иртән кар яву сәбәпле күренүчәнлек начараячак.

Уфада  да синоптиклар алмашынучан болытлы һава торышы фаразлыйлар. Төнлә бераз кар явуы мөмкин. Көндез явым-төшем көтелми, юлларда кар сырынтылары сакланачак, бозлавык булачак. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, секундына 8-13 метр тизлектә, көндез 17 метргак адәр көчәючән. Һава температурасы төнлә -14,-16°, көндез -8,-10°.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас