Барлык яңалыклар
Яңалыклар
15 гыйнвар , 12:58

ЮХХДИ хезмәткәрләре ярдәм күрсәткән

14 гыйнварда Русия эчке эшләре министрлыгының Туймазы районы буенча дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл читенә төшкән КамАЗ шоферы, 49 яшьлек Пермь кешесенә ярдәм күрсәткән.

ЮХХДИ хезмәткәрләре ярдәм күрсәткән
ЮХХДИ хезмәткәрләре ярдәм күрсәткән

Водитель 13 гыйнварда Туймазы шәһәрендә төзелеш материалларын бушаткач, М-5 "Урал" трассасына юл ала. Әмма Туймазы районының Илчембәт авылына җитәр алдыннан каршысына җиңел автомобиль килеп чыга. Маңгайга-маңгай бәрелешмәс өчен КамАЗ шоферы рулен уңга бора һәм, юл читенә төшеп, карга бата. Төн буена ул кар тоткынлыгыннан котылырга тырыша. Ярдәм итәргә водительләр туктый, тик, 112 санына шалтыраткач кына, ЮХХДИ хезмәткәрләре авыр техника табалар һәм шуннан соң КамАЗ кар тоткынлыгыннан котыла.
Водительләргә юлларда аеруча нык игътибарлы булырга кирәк, чөнки быел ишеп-ишеп кар ява. Буран исә җылы өйдәге тәрәзәдән карап торганда гына матур күренеш, юлдагыларга юл газаплары китерергә мөмкин.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас в