Барлык яңалыклар
Яңалыклар
15 гыйнвар , 11:24

Кыш уртасында өзелгән

Кичә, ягъни 14 гыйнварда, Белорецк шәһәрендә җылылык белән итү трассасында авария булу сәбәпле, 980 кеше фатирына җылы килү өзелгән. Шәт, кыска вакыт эчендә җылылык белән тәэмин итү тергезелгән.

Кыш уртасында өзелгән

Ун торак йорт һәм 29 нчы санлы балалар бакчасына җылы килми башлаган. Ремонт ясаучылар зыянлаган участоктагы торбаны алмаштыралар һәм җылы бирә башлыйлар. Әмма берничә сәгатьтән икенче урында проблема килеп туа.
Белорет районы хакимияте башлыгы Андрей Иванюта белдерүенчә, былтыр җәй 138 километр озынлыгындагы челтәрнең километрдан артык участогын ремонтлыйлар, аеруча нык тузган торбаларны алмаштыралар. Ремонт өчен 30 миллион сум юнәлтелгән.
Андрей Иванюта белдерүенчә, Белоретта җылылык торбалары 40 - 50 ел элек төзелгән. Бүген аларның 90 проценты тузган. Алар шулкадәр искергән ки, хәтта торбаларга "ямау" салу да мөмкин түгел икән. Җылылык өчен халыкның бурычы да шактый җыелган - 128 миллион сум.
Быел капиталь ремонт ясауга өметләнәләр, ә аның өчен 330 миллион сумнан күбрәк акча кирәк. Ә инде шәһәрнең бөтен җылылык белән тәэмин итү системасын тулысынча яңарту өчен миллиард сумнан күбрәк финанс чыгымнары таләп ителә.

Автор:Кадикова Резида