Барлык яңалыклар
Яңалыклар
14 гыйнвар , 15:06

Сәяхәткә чыгабызмы?

“Туристик кешбэк” быел да дәвам итә.

https://pravitelstvorb.ru

Русия хөкүмәте быел да ил буенча сәяхәт итү программасын дәвам итә. Бу максат өсен 5 миллиард сум акча бүленгән.

“Туристик кешбэк”ның шартлары элеккечә кала: туристка тур яки яшәү хакыннан – 20 процент, күп дигәндә 20 мең сум кире кайтарыла. Юл хакын “Мир” картасы белән түләргә кирәк. Әйткәндәй, бер картадан берничә тур сатып алырга була.

“18 гыйнвардан исәп буенча бишенче сату этабы башлана, ул 12 апрельгә кадәр дәвам итә”, – ди Башкортстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе вазифасын башкаручы Ринат Фаткуллин.

Шуны да билгеләргә кирәк: 2021 елда республика Русиянең “курорт булмаган” төбәкләре арасында шифаханәләргә сатылган юлламалар саны буенча алдынгы урынга чыкты.

2021 ел башыннан алып илнең 1,7 миллионга якын кешесе әлеге программа белән файдаланган. Алар барлыгы 34 миллиард сумнан күбрәк суммалык тур сатып алган. 6,7 миллиард сум кешбэк төрендә карталарына кире кайтарылган.

Программаның рәсми сайты – мирпутешествий.рф.

Кайнар бәйләнеш телефоннары: 8 800 444-31-27 (туристлар һәм операторлар өчен), 8 800 100-54-64(акча кире кайтарылмаса).

 

Автор:Язгөл Сафина