

Әгәр дәүләт балалар бакчасында урын булмаса, баланы шәхси бакчага йөртергә була. Башкортстанда ике айдан өч яшькә кадәрге балаларның ата-аналары яки законлы вәкилләре гадәти бакчада урын булмаганда шәхси бакчага йөртү өчен сертификат алырга хокуклы.
Исегезгә төшерәбез: пилот проекты өч ел элек Стәрлетамакта эшли башлады. Нәтиҗәдә аның эшкуарларга да, ата-аналарга да, урындагы үзидарә органнарына да уңайлы икәнлеге исбатланды. 2020 елда Уфа һәм Нефтекама да әлеге тәҗрибәгә кушылды. 1 марттан сертификат Октябрьский шәһәре һәм Иглин районында да кертеләчәк.
Бу вакыт эчендә республиканың 2 мең гаиләсе әлеге программа белән файдаланган. Быел да шулкадәр сертификат бирү күзаллана. Төбәк җитәкчесе әйтүенчә, бу максат өчен республика бюджетыннан 136,8 миллион сум бүленгән.
Нефтекамада урнашкан “Малыш” шәхси балалар бакчасы да әлеге сертификат белән эшли. Бу хакта безгә бакчаның мөдире Эльмира Фәдис кызы Шадрина бәян итте.
“Без 2021 елның октябрендә ачылдык. Әлеге вакытта 24 бала йөри, алар барысы да сертификат белән килде, – диде ул. – Бер төркемдә – яшь ярымнан ике яшькә кадәрге сабыйлар, икенчесендә – өч яшькә кадәрге сабыйлар”.
Сертификатның суммасы – 6000 сум. Аның 5700 сумы – республика хөкүмәтеннән, 300 сумы – муниципаль бюджеттан бүленгән, дип аңлатты мөдир. Бу акчалар балаларны карау өчен бирелә. Ә туклануга ата-аналар, гадәти балалар бакчасындагы шикелле, үзләре түли.
“Муниципаль балалар бакчаларында урыннар җитми. Шуңа мондый сертифтикат ата-аналар өчен зур ярдәм булып тора. Безгә балаларын йөртергә теләүчеләр күп. Әмма безнең бакча әлегә 24 урынга гына исәпләнгән. Киләчәктә киңәергә исәп бар”, – диде Эльмира Фәдис кызы.
***
Башкортстанның Мәгариф министрлыгыннан әйтүләренчә, “Мәктәпкәчә белем сертификаты” проекты ике мәсьәләне хәл итә: балалар бакчасы белән тәэмин итү мөмкинлеге һәм шәхси бакчаларга ярдәм.
“Ул ил президенты Владимир Путинның 3 яшькә кадәрге балаларны бакчалар белән 100 процентка тәэмин итү бурычына ирешүгә дә ярдәм итә, – ди министр Айбулат Хаҗин. – Соңгы 5 ел эчендә республикада шәхси балалар бакчалары саны ике тапкырга артты (46 оешма), аларга йөрүче балалар саны 2,65 тапкырга күбәйде (2021 елда 2872 бала исәпләнгән).
Аның әйтүенчә, “Мәктәпкәчә белем сертификаты” программасы Русия Мәгариф министрлыгы экспертлары тарафыннан төбәкләрдәге иң яхшы тәҗрибә дип танылган һәм бүтән субъектларга да үзләренә алырга тәкъдим ителгән.