

Искечә Яңа елга да Кыш бабайдан бүләк сорарга була икән. Гайдар форумын алып баручыларның берсе В.Соловьев катнашучыларга Кыш бабайга теләкләрен җиткерергә кушкан.
“Гадәттә без Кыш бабайга үзебез хәл итә алмаган проблемалар белән мөрәҗәгать итәбез. Уртак көч белән күп мәсьәләләрне хәл итә алуыбызга ышанам: дәваханә һәм ФАПлар төзи, аларны кирәкле корылма һәм дарулар белән тулыландыра алабыз. Әмма күпчелек кешеләрнең аңына сеңгән карашны үзгәртү, үз сәламәтлекләренә җаваплы карауны таләп итү бик авыр. Без моның белән вакцинация барышында очраштык. Шуңа мин Кыш бабайдан кешеләрнең сәламәтлекләренә карашын үзгәртүдә ярдәм сорар идем”, – дип теләгән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.