Яңалыклар
12 гыйнвар 2022, 08:24

Михаил Зеленский вафат

Ул Доминиканада ял иткән.

biografii.netbiografii.net
Фото:biografii.net

Телевидение алып баручысы Михаил Зеленский үлгән, дип хәбәр итте Facebook битендә "Россия-Культура" телеканалы җитәкчесе урынбасары Александр Ефимович."Мәңгелек хәтер. 47 нче яшендә телевидение алып баручысы Михаил Зеленский вафат булды", - дип язган Ефимович. Русия илчелеге мәгълүматы буенча, журналист Доминиканада ял вакытында үлгән."Әйе, ул Доминиканада вафат булды, нечкәлекләрен әйтә алмыйм, мин аның хатыны белән элемтәдә - барлык сораулар аңа", - дип хәбәр иткән РИА Новостига Пунт-Канда дипмиссия бүлеге җитәкчесе Вячеслав Панков. Зеленский "Россия-Культура" телеканалында  "Билет в Большой" программасын алып барды, шулай ук канал күзәтүчесе һәм "Новости культуры" программасын алып баручысы булды. Элегрәк журналист "Россия-1", "ТВ Центр" телеканалларында һәм "Туры эфир" тапшыруында яңалыклар алып баручысы булды. Моннан тыш, Зеленский "Россия-24" эфирында эшләде.

Чыганак: "Шәһри Казан". 

Читайте нас