

Уфаның барлык коммуналь хезмәтләре моңа кадәр күпләп яуган карны җыештыруга чыгуларына карамастан, эш көне тәмамлануга башкала менә инде өченче тәүлек 10 баллы “бөке”ләрдә утыра. “Яндекс пробки” сервисы мәгълүматларына ярашлы, машиналарның хәрәкәт итүе башлыча Уфаның үзәгендә: Цюрупа, Зәки Вәлиди, Революцион, Пархоменко, Октябрьнең 50 еллыгы, Зорге, Комсомольская, 8 март урамнарында, Октябрь проспектының Төньяк чыгу юлы белән киселешендә күзәтелә.
Хәрәкәт итү Зелёная Роща микрорайонында, Менделеев, Кувыкин, Сочинская урамнарында да кыенлашкан.
Әмма берзаман ул карны чистартып бетерерләр дип өметләнәсе юк икән. Чөнки синоптиклар фаразларына ышансаң, бу көннәрдә республикага янә кар болытлары килә, ди. Юл йөрү кыенлашуын вәгъдә итә алар: буран чыгачак, кар салачак.
Чыганак: bashinform.ru