

Рәвгать Кәримов китап герое да...
Халык фронтының төбәк бүлеге активистлары Ырынбурда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Рәвгать Ганият улы Кәримовны 100 яшьлеге белән котлаганнар. Бу саваплы эшне Халык фронтының төбәк бүлеге активистлары үтәгән.
«Халык фронты ярдәмендә Рәвгать Кәримов Вологодск язучысы Александр Трубин язган китапның герое булды. Ул 2020 елда Русия Президенты, Халык фронты лидеры Владимир Путин белән туры элемтәгә мөрәҗәгать итте һәм Кәримовны эзләп табуын сорады», — дип сөйләде Халык фронтының төбәк штабы әгъзасы, Ырынбур төбәк татар милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы Рушания Аббасова.
«Без ветеранның кайда яшәвен ачыкладык, аның өендә булдык, ихтыяҗлары турында белдек, ярдәм тәкъдим иттек. Шуннан бирле Ырынбур ветеранына шефлык итәбез, аны 9 Май һәм туган көне белән даими котлыйбыз. Аның фатирында телевизор булмавы ачыклангач, без аны кичекмәстән сатып алдык», – диде ул.
Халык фронты активистлары Бөек Ватан сугышы ветераны һәм аның туганнан туган энесе белән җылы аралашкан. Ул Рәвгать Кәримовка ярдәм итә. Шулай ук Ырынбур шәһәренең иң борынгы мәдәният учреждениеләренең берсе — Хөсәен Ямашев исемендәге китапханәдә Кәримовка багышланган документаль стенд оештыру мөмкинлеге турында фикер алышканнар.
Чыганак: "Татар-информ".