Яңалыклар
11 гыйнвар 2022, 07:03

Кем мәчетне яхшы ясаган?

Рәсем бәйгесе узды.

Кем мәчетне яхшы ясаган?Кем мәчетне яхшы ясаган?
Кем мәчетне яхшы ясаган?

Рәсем бәйгесе узды.

Приморье крае мөселманнары Диния нәзарәте балалар арасында мәчет рәсеме ясау бәйгесе уздырды. Бу көннәрдә аның җиңүчеләрен ачыкладылар.

Бу чара Владивосток шәһәрендә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү елын тантаналы төстә ачарга форсат бирде. Төбәкара конкурста 15 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр – малайлар һәм кызлар катнашты. Катнашучылар арасында Владивосток, Уссурийск, Артем һәм Приморье краеның башка торак пунктларыннан, Русиянең башка төбәкләреннән, шулай ук якын чит илләрдән, барлыгы 100 бала катнашты. Алар арасында 70 малай һәм 30 кыз булып, конкурсантлар өч яшь категориясенә (7 яшькә, 10 яшькә һәм 15 яшькә кадәр) бүленде.

7 яшькә кадәр малайлар һәм кызлар номинациясендә җиңүчеләргә электр теш щеткасы, 10 яшькә кадәрге малайларга электр чәйнеге, кызларга блендер бүләк иттеләр. 15 яшькә кадәрге малайларга кофеварка, кызларга универсаль аш-су приборы — мультипекарь тапшырылды.

 

Кем мәчетне яхшы ясаган?
Кем мәчетне яхшы ясаган?
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас