

2021 елда “Госуслуги” порталында Башкортстан буенча 127,6 мең теркәлгән. Шул рәвешле учетка алынган электрон ресурсларның гомум саны республикада 1835756га җиткән. Бу хакта атна саен үтә торган оператив киңәшмәдә санлы үсеш төбәк идарәсе министры Геннадий Разумикин хәбәр итте.
–Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр системасын модернизацияләү –министрлык эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Бер төркем техник яңалыклар кертү нәтиҗәсендә бу юнәлештә шактый алга китүгә ирештек, – диде ул.
2021 елда “Госуслуги” порталында Башкортстан халкы өчен 103 яңа электрон хезмәт күрсәтелә башлаган.
Геннадий Разумикин сүзләренә караганда, әлеге портал хезмәтләре белән аеруча 19 яшьтән алып 46 яшькә кадәр булган гражданнар куллана. Алар теркәлүчеләрнең 51 процентын тәшкил итә. Иң популяр хезмәт булып исә табибка язылу тора. 4,6 млн гариза бирелгән. Шулай ук коронавирустан вакцинация ясату һәм сертификат алу буенча да мөрәҗәгатьләр күп.
2022 ел планнарына килгәндә, Геннадий Разумикин министрлык тарафыннан тагын 30 хезмәт электрон форматка күчереләчәген әйтте. Ә 2023 елга барлык әһәмиятле социаль хезмәтләрнең 95 проценты электрон форматка күчерелергә тиеш.
Төбәк Башлыгы республиканың санлы үсеш төбәк идарәсе министрылыгы коллективына башкарылган эш өчен рәхмәтен белдерде.