Яңалыклар
10 гыйнвар 2022, 15:01

Кышкы каникуллар онытылмаслык булды

Яңа ел бәйрәмнәрендә төп вакыйгаларының берсе «TERRA ZIMA» фестивалендә 16 меңнән артык кеше катнашты.

Кышкы каникуллар онытылмаслык булдыКышкы каникуллар онытылмаслык булды
Кышкы каникуллар онытылмаслык булды

 

Яңа ел бәйрәмнәрендә төп вакыйгаларының берсе «TERRA ZIMA» фестивалендә 16 меңнән артык кеше катнашты. Бу хакта Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ринат Фаткуллин хәбәр итте.
1 гыйнварда узган йөгерештә 1000нән артык кеше 2022 метр араны йөгереп үтте. Шул ук көнне Уфада костюмнар конкурсы белән Яңа ел карнавалы да булды. Тантана АРТ-квадраттан алып Кәрвансарай янында сәхнәгә кадәр узды. 
Кышкы сабантуйда Уфа халкы белән беррәттән Мәскәү, Санкт-Петербург кунаклары да атларда йөрде, башка уеннарда катнашты. Самовырлар конкурсы исә төп чара булды. Катнашучылар кайнар чәй эчте, милли кунакчыллыкны презентацияләүдә үзләрен күрсәтте. Конкурста барлыгы 100дән артык самавыр катнашты. Ярышлар 6 номинациядә үткәрелде. Гран-при Нефтекама шәһәреннән килгән катнашучыга тапшырылды. 
Кыш Бабай һәм Карсылу Бөтенрусия парады илнең төрле төбәкләреннән, аерым алганда, Мәскәү, Чиләбе өлкәсеннән, Пермь краеннан, Татарстан Республикасыннан килгән кунакларны һәм, әлбәттә, Башкортстаннан мең ярымнан артык вәкилен берләштерде.

Республиканың барлык районнары һәм шәһәрләре Карсылуларын тәкъдим итте. «Карсылу-2022» конкурсында Гран-прины һәм 100 мең сумлык акчалата сертификатны Екатерина Михеева яулады. Карсылуларның иң яхшы командасы булып Сибай шәһәре командасы табылды. Кыш бабайлар парадында популяр актер һәм шоумен Никита Джигурда да катнашты. 
Агыйдел яры буенда икенче тапкыр җигүле атлар парады узды. Иң матур һәм үзенчәлекле бизәлгән экипажга 100 мең сумлык приз брелде. Гран-прига Дүртөйле районына китте.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас