Яңалыклар
7 гыйнвар 2022, 12:52

Авыллар "Аңлаешлы интернет" мәнфәгатен күрә

2021 елда Башкортстанда "Аңлаешлы интернет" ("Доступный интернет") проекты кысаларында 267 авылда оптик элемтә линияләре төзелгән.

Авыллар "Аңлаешлы интернет" мәнфәгатен күрәАвыллар "Аңлаешлы интернет" мәнфәгатен күрә
Авыллар "Аңлаешлы интернет" мәнфәгатен күрә

Нәтиҗәдә республиканың 50 районындагы 45 меңнән артык шәхси йортларда яшәүче 100 меңнән күбрәк кеше бушлай санлы сервиска тоташтырылу мөмкинлегенә ия булган.
2021 елга исәпләнгән "Аңлаешлы интернет" проекты дәүләт-шәхси партнерлык шартларында тормышка ашырылган. "Ростелеком"ның "улы" "Башинформсвязь" торак пунктларына кадәр һәм шулай ук алар эчендә инфраструктуралар төзи, телекоммуникация корылмалары урнаштыра һәм санлы технологияләрне тоташтыра. Дәүләт контракты шартларына ярашлы, операторларның ярты чыгымын Башкортстан хөкүмәте субсидияли.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас