Яңалыклар
6 гыйнвар 2022, 14:16

Яңа ел, димәк, язгы чәчү дә җитәчәк

Яңа техника кайтартылды.

Яңа ел, димәк, язгы чәчү дә җитәчәкЯңа ел, димәк, язгы чәчү дә җитәчәк
Яңа ел, димәк, язгы чәчү дә җитәчәк

Яңа техника кайтартылды.

 

2021 ел ахырына республика хуҗалыклары 12 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган, бу, 2020 елга караганда, 2 миллиард сумга күбрәк.

‒ Безнең аграрийлар, 2021 елның катлаулы булуына карамастан, оптимизмын югалтмый, киләсе чәчү эшләренә ныклап әзерләнә, – диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. – Чәчү эшләре шулай ук катлаулы булачак, көздән һава торышы планлаштырылган күләмдә уҗымнарны чәчәргә мөмкинлек бирмәде. Димәк, яз көне эш күләме артачак. Моны аңлап, безнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре техник модернизацияләү буенча яңадан рекорд куя.

Аграрийлар барлыгы 520 берәмлек авыр класслы трактор, 260 ашлык уру һәм 60 мал азыгы җыю комбайны, 880 берәмлектән артык туфрак эшкәртү һәм чәчү машиналары һәм башка төр техника сатып алды. Монда "Росагролизинг"ның ташламалы программалары җитди ярдәм булды. Агымдагы елда компания республикага 2,2 миллиард сумлык 457 берәмлек техника алган.

Процессның активлыгына АПКның техник паркын яңарту буенча төбәк программасы да зур өлеш кертә, аның буенча республика бюджеты чыгымнары яртылаш каплана.

 

 

Яңа ел, димәк, язгы чәчү дә җитәчәк
Яңа ел, димәк, язгы чәчү дә җитәчәк
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас