Яңалыклар
6 гыйнвар 2022, 14:26

Кышкы акцияләр...

Башкортстанда "Карлы өмә"ләр.

Кышкы акцияләр...Кышкы акцияләр...
Кышкы акцияләр...

Башкортстанда "Карлы өмә"ләр.

Башкортстанда Карлы өмә”ләр игълан ителде. Бу күңелле чара ихата территорияләрендә кышкы уеннар һәм чыршы янында бәйрәм әйлән-бәйләннәрен үткәрүне үз эченә ала. Шулай ук акция кысаларында ишегалларын һәм йорт яны мәйданнарын кар һәм чүп-чардан тазарту эшләре алып барыла.

Хәйбулла районының Акъяр авылында иртә таңнан бердәм команда булып авылдашлар кар чистартуга чыкканнар.  Башка районнарда яшәүчеләр дә калышмый, кышкы акциядә актив катнаша.

– Мәктәп коллективы белән берлектә "Карлы өмә" экология акциясендә катнаштык. Мәктәп территориясен кардан чистарттык һәм тәртипкә китердек. Хезмәткәрләр бик теләп һәм күтәренке кәеф белән өмәгә чыкты, – дип билгеләп үтте Акъяр авылы 2 санлы мәктәбе укытучысы Айгөл Рәсембәтова.

 

Кышкы акцияләр...
Кышкы акцияләр...
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас