Яңалыклар
6 гыйнвар 2022, 07:17

Хуш, остазыбыз!

Алмас абыйны соңгы юлга озатабыз...

Хуш, остазыбыз!Хуш, остазыбыз!
Хуш, остазыбыз!

Алмас абыйны соңгы юлга озатабыз...

 

Күренекле тел галиме, төркиятче, филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, күпсанлы укытучыларның укытучысы Алмас Галимҗан улы Шәйхуловның йөрәге тибүдән туктады...

Алмас Галимҗан улы 1945 елның 25 октябрендә Туймазы районында туган.

Булачак галимнең фәнгә багышланган тынгысыз эшчәнлектә узар  гомере бик яшьли балалар укытудан башлана.

Безгә дә аның күпсанлы укучылары сафында булу бәхете тиде. Алмаз абый бер үк вакытта укытучы, остаз һәм әтиләрчә хәстәрлекле, игътибарлы, ярдәмчел кеше булды. Безнең йөрәкләрдә аның хакында якты истәлекләр генә сакланыр.

 Бүген без, аның укучылары, бер-беребезнең һәм Алмас абыйның якыннарының бу зур югалту кайгысын уртаклашабыз.

 Хөрмәтле остазыбыз, урыныгыз җәннәт түрләрендә булсын!  

 Алмас абыйны соңгы юлга озату чарасы бүген 15 сәгатьтә Затон бистәсенең Хушлашу йортына уза.

 

Хуш, остазыбыз!
Хуш, остазыбыз!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас